Тере тел - тере милләт! (2015)

Конкурска гаризалар кабул итү вакыты: 
24.11.2015 - 10.12.2015
Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт телләрен куллануга юнәлтелгән ММЧ яктыртылган материалларны һәм иң яхшы Интернет-проектларны ачыклау

Бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Бәйге ике номинациядә үткәрелә: “Иң яхшы Интернет проект” һәм “ММЧда иң яхшы яктырту”.

Һәр номинациядә иң яхшы эшләргә проектны тормышка ашыру һәм үстерүгә грант биреләчәк. Грантларның гомуми суммасы – 500 000 сум.